news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан-Оренбург трассасы буйлап хәрәкәтне Сокуры авылын урап уза торган итеп үзгәрттеләр

Татарстанда Казан-Оренбург трассасы участогында юл хәрәкәте схемасын үзгәрттеләр. Хәзер ул Сокуры авылын урап уза. Бу хакта «Татар-информ»га «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Сокуры авылы аша туры юл ябык. Транспорт хәрәкәте авылны ике полосадан (һәр юнәлештә берәр полосадан) урап уза торган итеп оештырылды», - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Сокуры авылына Казан-Оренбург трассасының 27+957 километрында урнашкан транспорт чишелеше аша Сокуры-Кирби-Травкино автоюлы аша гына керергә һәм чыгарга мөмкин.

Татарстанда Казан-Оренбург-Акбулак-Казахстан Республикасы белән чик автомобиль юлының 20+238 километрдан 43+500 километрга кадәр участогы реконструкцияләнә һәм Сокуры авылын урап узу юлы төзелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot