news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан – Оренбург автомобиль юлында «ВАЗ-2114» белән «Форд Транзит» бәрелешкән

ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе шул хакта хәбәр итә

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә сәгать көндезге беренче яртыда Казан – Оренбург юлының 65 нче чакрымында «ВАЗ-2114» машинасы белән идарә итүче 1962 елгы ир, алдан тикшерүләргә таянып фаразланганча, тизлеген арттырган һәм, каршы як юл хәрәкәте тасмасына чыгып, «Форд Транзит» белән бәрелешкән (рульдәгесе 1954 елгы).

«ВАЗ-2114» хуҗасы баш мие селкенеп, балтыр сөяге сынып һәм тезе яраланып Лаеш районы үзәк хастаханәсенә озатылган. Аның пассажиры булган 1937 елгы хатын-кызның уң җилкәсе каймыккан, күкрәк читлеге каты бәрелгән һәм шушы ук хастаханәгә озатылган.

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына бу хакта республикадагы ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге хәбәр итә.   
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100