news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан оптика-механика заводы елны уңышлы тәмамлый

Казан оптика-механика заводы елны уңышлы тәмамлый

(Казан, 24 декабрь, «Татар–информ», Ирина Игнатьева). Быел «КОМЗ» ААҖ 414 миллион сумлык продукция җитештергән, узган ел әлеге күрсәткеч 384,6 миллион сум тәшкил иткән. Продукция (нигездә, соңгы буын бинокльләре, су асты көймәләре өчен перископлар, квант ераклык үлчәгечләре) бронетанк һәм коры җир гаскәрләре өчен җитештерелгән.

Хәрбиләрнең заказлары предприятиенең финанс хәленә яхшы йогынты ясаган. Бүген биредә тиешле еллар хезмәт иткән өчен түләнә торган 14нче хезмәт хакын биргәннәр. Моннан тыш, якын араларда предприятие токарьлары һәм слесарьлары 13нче хезмәт хакын алачак. КОМЗда Яңа ел бәйрәмен дә завод акчаларына әзерләнгән уртак аш өстәле артында билгеләп үтәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot