news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан “OPENCON-2014” галәмдә яшәүчеләрне җыячак

Шундый исемдә III Казан фестивале була

 (Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә башкалада Азия сәнгате һәм фантастикасының галәм һәм анда яшәүчеләргә багышланган “OPENCON-2014” III Казан фестивале була.

Бәйрәм программасы үз эченә ялгыз аниме дефилены да, шул исәптән төркемле альтернатив дефилены һәм “Gender-Bender” дефилены ала. Шулай ук катнашучылар сәхнә куелышы, караоке, кавер-дэнс, видеоклип, фотосплей һәм фан-арт конкурсларында үзен сыныячак. Конкурслардан тыш, халыкка ярминкә эшендә, мастер-классларда катнашу һәм фотопочмакта гадәти булмаган образны гәүдәләндерү мөмкинлеге каралган, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100