Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан “Олимпия өметләре”н көтә
Тимераякта шуучылар “Трудовые резервы” стадионында узышачак
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). Казан каласында 18- 20 декабрь көннәрендә тимераякта шуу спорты буенча “Олимпия өметләре” дип исемләнгән турнир уздырыла. Ярышлар “Трудовые резервы” стадионында була.
Мэриянең матбугат хезмәте ачыклык керткәнчә, ярышларда катнашучылар 4 төрле яшь категориясе буенча бүленеп көч сынашачаклар: өлкән яшьтәгеләр – 1997-1999 елгылар, урта яшьтәгеләр – 1999-2001 елгылар, кече яшьтәгеләр – 2001-2003 елгылар, сабыйлар – 2002-2005 елгылар. Турнирда Муром, Ульяновск, Чебоксар, Яңа Чебоксар, Яшел Үзән, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдән 150дән артык спортчы үзен күрсәтәчәк.
Казан исеменнән турнирда Вахитов районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләре чыгыш ясарга тиешлеге билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз