news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан октябрьдә балалар белән ял итү өчен популяр юнәлешләр исемлегенә кергән

Октябрь аенда балалар белән ял итү буенча иң популяр юнәлешләр рейтингында Казан 4нче урынны алды. tvil.ru сервисы тикшеренүләре буенча, Татарстан башкаласында уртача 3 төнгә тукталалар.

Октябрьдә балалар белән ял итү өчен иң популяр шәһәр Сочи (6 төн) булды. Аннары Санкт-Петербург (4 төн) һәм Мәскәү (3 төн) бара.

Топ-10 юнәлешкә шулай ук Кисловодск (5 төн), Анапа (6 төн), Геленджик (5 төн), Краснодар (2 төн), Архыз (2 төн) һәм Красная Поляна (3 төн) кергән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан автода сәяхәт итү өчен топ-10 популяр юнәлешкә сентябрьдә эләккән.

news_right_1
news_right_2
news_bot