Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан ныклы үсеш алучы шәһәрләр Топ-30 ына кергән
Татарстан башкаласы 1 миллионнан артык кеше яши торган иң яхшы шәһәрләр арасында - бишенче
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Казан Россиянең ныклы үсеш алган шәһәрләре рейтингында 29 нчы урынны били. Шул ук вакытта Татарстан башкаласы 1 миллионнан артык кеше яши торган иң яхшы шәһәрләр арасында – 5 нче. Бу «Эс Джи Эм» (SGM) рейтинг агентлыгы әзерләгән тикшерүләр нәтиҗәсендә белдерелгән.
Рейтинг авторларының сүзләренә караганда, аның максаты – муниципалитетларның ныклы үсешендә көчле һәм йомшак якларын ачыклау ярдәмендә үсеш потенциалын билгеләү. Рейтинг, 2013 ел нәтиҗәләре нигезендә, 100 меңнән артык кеше яши торган РФ нең 173 шәһәренә кагыла.
Рейтинг төзегәндә ныклы үсешнең икътисад, экология һәм социаль (демографияне кертеп) кебек өч төп өлкә каралды, дип хәбәр итә рейтинг агентлыгы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз