news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан нуры» оркестры Казанда сайлаулар ачылышында дәүләт гимннарын уйнады

“Казан нуры» оркестры Казанда сайлаулар ачылышында дәүләт гимннарын уйнады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген иртәнге сәгать 8дә Казан дәүләт мәдәният институтында 283 һәм 340нчы сайлау участокларын ачу тантанасы булды. Бина фойесында тавыш бирүдә катнашучыларны «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры коллективы һәм институтның 70 кешедән торган җыелма хоры каршы алды.

«Без шундый мөһим көнне чыгыш ясавыбызга бик шатбыз. Россия Президентын сайлаулар кешеләргә илебезнең киләчәгенә дөрес юл сайларга мөмкинлек бирә. Алга таба ничек яшәвебез нәкъ безгә бәйле. Минемчә, һәр кеше моны аңларга тиеш. Һәркем үзе, гаиләсе һәм иле өчен җаваплы», — дип билгеләп үтте журналистларга чыгыш ясар алдыннан «Казан нуры» оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәсим Ильясов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Казан нуры» халык уен кораллары оркестры коллективы ТР атказанган артисты Эльвира Галиуллина җитәкчелегендәге Казан дәүләт мәдәният институтының җыелма хоры белән бергә чыгыш ясады. Музыкантлар тантаналы шартларда Россия һәм Татарстан гимннарын уйнадылар.

Килгән сайлаучыларны Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева сәламләде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бу кешелек тарихында бөек көн, зур җаваплылык һәм бәйрәм. Безнең өчен студентларыбызның Россия һәм Татарстан гимннарын башкаруы бик мөһим, анда шигырь юлларындагы һәр сүз җаваплылык турында сөйли», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100