Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казан нуры» мәчете имамын күмәк җомга намазы үткәргән өчен җавапка тартачаклар
Имам коронавирус инфекциясе таралган чорда күпсанлы кешеләрнең тормышын куркыныч астына куйган өчен административ җаваплылыкка тартылачак.
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Казан нуры» мәчете имамын күмәк җомга намазы үткәргән өчен җавапка тартачаклар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.
Аның мәгълүматлары буенча, изоляция һәм санитар нормаларны үтәү зарурлыгына, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иман йортларында күп кеше катнашында намаз укуны вакытлыча туктату турындагы тәкъдименә дә карамастан, «Казан нуры» мәчете имамы җомга намазын үткәргән. Намазга дистәләгән кеше килгән.
Чыганак белдергәнчә, имамга карата тиешле материал тупланган, тиздән ул коронавирус инфекциясе таралган чорда күпсанлы кешеләрнең тормышын куркыныч астына куйган өчен административ җаваплылыкка тартылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз