news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы «Изгеләр чишмәсе» дип әйтүгә карата фикерен белдерде

«Ислам динендәгеләр өчен барлыгы өч изге урын: Мәккә, Мәдинә һәм Иерусалимдагы Әл-Акса мәчете бар», — диде хәзрәт.

«Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы «Изгеләр чишмәсе» дип әйтүгә карата фикерен белдерде
Рамил Гали

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов чишмәләрне «Изгеләр чишмәсе» дип атау турында үз фикерен әйтте.

«Гомумән, „изге“ сүзен куллану белән артык мавыкмаска кирәк. Югыйсә, төрле урыннарны Аллаһы Тәгалә дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкин. Ә бу — бик зур гөнаһ. Иң изге чишмә — „Зәм-зәм чишмәсе“, башка андый чишмәләр юк», — диде Алмаз хәзрәт «Интертат»ка.

Ул мөселманнар өчен бары тик өч изге урын булганын искәртте.

«Мөселманнар өчен барлыгы 3 изге урын бар: Мәккә, Мәдинә һәм Иерусалимдагы Әл-Акса мәчете. Калган әйберләр — истәлекле тарихи урыннар. Аларның изге дип аталуы бик зур сорау астында. Мондый исемнәр бирүгә берәүләр каршы килмәсә, икенчеләр бу гамәлне тыя», — диде дин әһеле.

Хәзрәт чишмәләр янына күрәзәчеләрнең килүен дә хупламады. «Күрәзәчеләрнең чишмәгә барып, җаннар белән сөйләшеп йөрүләре дә дөрес түгел. Бу бөтенләй диндә катгый рәвештә тыелган. Диннән чыгара торган нәрсә ул. Өшкерү өчен төрле суны кулланырга була», — диде ул.

Мамадыш районы Урта Кирмән авылы янындагы «Изгеләр чишмәсе» турында язган идек. Авыл халкы чишмә суы төрле кара көчләр, тискәре энергетикадан саклый дигән фикердә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100