news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Казан нуры" халык кораллары оркестры тамашачыларны көтә

"Казан нуры" халык кораллары оркестры тамашачыларны көтә

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ", Диләрә Рәхимова). 13 апрельдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Рәсим Ильясов һәм Зур театр солисты Нурлан Бикмөхәмбәтов җитәкчелегендә "Казан нуры" халык кораллары оркестры концерты була.

Халык коралларында: думбра, баян, балалайка, курай һәм башкаларда уйнаучы 16 музыканттан торган коллектив үзен сынап караудан курыкмый. Аларның афишаларында симфоник репертуар әсәрләре белән бергә рус халык көйләре һәм джаз композициясенең заманча эшләнмәләре тора. Бу концерт программасына Калмыкия композиторы Жана Санорованың монгол халык көйләре мотивлары буенча башкарылган әсәрләре дә үзенчәлек өсти.

Ирина Архипова фонды һәм халыкара конкурслар премиясе лауреаты Нурлан Бикмөхәмбәтов Рөстәм Яхин романсларын, шулай ук рус романсларын1960-70 елларның чит ил шлягерларын башкарачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot