news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ноябрьдә дуслар белән ял итү өчен топ-5 юнәлешкә керде

Казан ноябрьдә дуслар белән ял итү өчен Россия шәһәрләре арасында топ-5 юнәлешкә кергән. Татарстан башкаласы дүртенче урынны алды.

Рейтингны Санкт-Петербург җитәкли, икенче урында – Мәскәү, Сочи – өченчедә. Шулай ук топ бишлеккә Кисловодск керә.

Моннан тыш, россиялеләр Краснодар, Екатеринбург, Түбән Новгород, Ялта һәм Калининградны сайлаган. Бу хакта ТВИЛ.РУ кунакханәләр һәм фатирлар броньлау сервисы хәбәр итә, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot