news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ноябрь бәйрәмнәрендә гаилә белән сәяхәт өчен популяр шәһәрләр исемлегенә кергән

Гаиләләре белән сәяхәт итүчеләр Татарстан башкаласында өч көн ярым булырга планлаштыра.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Казан ноябрь бәйрәмнәрендә гаилә белән сәяхәт итү өчен популяр Россия шәһәрләрләре арасында өченче урынны алган. Бу хакта Tvil.ru торак броньлау сервисы хәбәр итә.

Сервис мәгълүматлары нигезендә, гаилә белән сәяхәт итүче туристлар Татарстан башкаласында өч көн ярым булуны һәм торакка тәүлегенә ике мең сум акча тотуны планлаштыра.

Рейтингта беренче ике урынны Санкт-Петербург һәм Мәскәү алган. Популярлык буенча дүртенче һәм бишенче урыннарда Петрозаводск һәм Краснодар тора. Туристлар иң күп вакыт - дүрт тәүлекне Петербургта уздырырга ниятли.

Халыклар бердәмлеге көнендә курорт шәһәрләре арасында Сочи, Ялта һәм Кисловодск популяр юнәлешләр булып тора.

Рейтинг быел 2 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр гаиләләр белән яшәү өчен кунакханәләр һәм апартаментларны броньлау анализы мәгълүматларына нигезләнеп эшләнгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot