news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казан, Норильск һәм Махачкала арасында авиация элемтәсе җайга салына

Пассажирларга һәр чәршәмбедә бөтен уңайлыклары булган Ту-134 самолеты хезмәт күрсәтәчәк

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). 7 апрельдән башлап “Казан” Халыкара аэропорты” ачык акционерлык җәмгыятеннән Норильск – Казан – Махачкала маршруты буенча авиация элемтәсе җайга салыначак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына аэропортның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Пассажирларга һәр чәршәмбедә бөтен уңайлыклары булган Ту-134 самлеты хезмәт күрсәтәчәк. Тагын шунысы бар, пассажирларга очкычлар кузгала торган аэропортның жирле вакытына ориентлашырга кирәк. Яңа юнәлешкә билетлар сатыла башлады инде.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100