news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан” нәселле ат заводы Татарстанда кымыз җитештерү күләмен арттырырга тели

“Казан” нәселле ат заводы директоры Марат Гыйльфанов фикеренчә, Татарстанда кымыз җитештерү өчен мөмкинлекләр шактый.

“Казан” нәселле ат заводы Татарстанда кымыз җитештерү күләмен арттырырга тели
Рамиль Гали

(Казан, 15 март, "Татар-информ, Ләйлә Хәкимова). Питрәч районы Званка авылында урнашкан “Казан” нәселле ат заводы төзекләндерүдән соң, кымыз җитештерү эшен башлап җибәрде. Завод директоры Марат Гыйльфанов Татарстанда кымыз җитештерү күләмен арттырырга тели. Бүген заводта көненә 25 шешә кымыз әзерлиләр. Хәзер предприятие зур үсешкә, продукциянең сыйфатын арттыруга, ассортиментны киңәйтүгә зур игътибар бирә.

”Татар халкы гомер-гомергә ат асраган. Кызганыч, бүген авылларда да ат асрарга ашкынып тормыйлар. Ат асрау гадәте юкка чыкканга чын күңелдән борчылам. Шуңа күрә безнең завод кымыз, ат асрауны гына максат итеп куймый, ә татарны атлар үстерергә өйрәтү, кымыз эчү гадәтен торгызу ниятләре белән яши. Киләчәктә районнар белән элемтә булдырып, аларга бу өлкә, табыш алу хакында сөйлисем килә. Татарстанда безнең завод кына кымыз җитештерү белән шөгыльләнә. Бу күренеш безне бизәми. Шуңа күрә Татарстанда кымыз җитештерү күләмен арттырырга телибез”, - ди Марат Гыйльфанов.

Бүгенге көндә заводта яңа заманча технологияләр, кымыз ясау өчен махсус аппаратлар кулланыла. Бөтен технологик эшләр автоматлаштырылган, кул хезмәте – юк дәрәҗәсендә. Заводта 88 баш авыр йөк атлары үрчетәләр. Шуларның өчесе – айгыр, калганнары бия.

“Күрше Башкортстанда атларны күпләп асрыйлар. Алар үзләре җитештергән казылык, кымызлары белән дан тота. Күршеләрдән күреп бездә бу юнәлештә тырышып эшләсәк иде. Татарстанда кымыз җитештерү өчен мөмкинлекләр шактый. Күпләр моны мәшәкатьле эш дип кабул итә һәм шуңа җитештерергә теләми. Аларны да аңлыйм. Тик тырышып эшләсәң, табыш алырга мөмкин. Кымыз җитештерүнең өстенлекле яклары да бик күп аның. Ат сөтен аңлап, белеп эчкән кешегә санап бетергесез файда китерә. Бүген кымызга сорау бик зур. Базар да бу кәсеп белән тулмаган. Сатып алучылар каян гына килми, каян гына шалтыратмый. Хәзер бияләрнең күпләп тайлау чоры булганлыктан, көнгә 25-30 шешә кымыз әзерлибез. Барысы да тиз арада сатылып бетә”, - дип билгеләп узды Марат Гыйльфанов.

Эшчеләргә уңайлы булсын өчен, цехта барысы да җайга салынган. Шешәләргә салу, штамповкалау автоматлаштырылган. Цех осталары бактериология лабораториясендә кымызны җентекләп тикшерәләр һәм әзер продуктны тартмаларга тутырылып махсус суыткычларга куялар. Әзер кымызның күп өлешен "Казан” агросәнәгать паркына сатуга тапшыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100