news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан музыкантлары татар музыкасын дөнья күләменә чыгару турында фикер алыша

Валерий Коротков дөньядагы иң күп каралган музыкаль клипның инглиз телендә булмавын әйтте.

Казан музыкантлары татар музыкасын дөнья күләменә чыгару турында фикер алыша
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Музыкант Валерий Коротков татар телендәге җырның башка халыкларга кызыклы була алуына һәм дөнья күләмендә танылу шансларына ышана. Ул бу хакта ТАТ CULT LAB проекты кысаларында "Татар музыкасы киләчәге" темасына түгәрәк өстәл утырышында әйтте.

Валерий Коротков интернетта иң күп каралган композициянең инглиз телендә булмавын билгеләп үтте. Испан телендәге «Despacito» клибының рекордлы санда - 5 миллиард тапкыр каралуын искә төшерде. Корея телендәге композициянең дә дөньякүләм уңышын искә алды.

Музыкант үзенең татар телен белмәсә татар телендәге җырларны тыңларга әзерлеген әйтте. Музыка аша телне өйрәнүгә кызыксыну туу мөмкинлеген дә искәртте.

Казанда ТАТ CULT LAB / музыка ачык лекцияләре бара.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot