news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан музыкантлары Мальтада татар көйләрен тәкъдим итте

Мальтага Европаның 20 иленнән һәм АКШтан 170кә якын катнашучы җыелган.

(Казань, 26 апрель, “Татар-информ”). Казан педагоглары Мальтада кыллы-смычоклы уен коралларында 46нчы Халыкара укытучылар конференциясендә катнаштылар, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Конференциядә Европаның 20 иленнән һәм АКШтан 170кә якын катнашучы җыелган.

Татарстан делегатларыннан скрипач һәм педагог, Татарстан Республикасы халык артисты Сергей Емельянов һәм Казан консерваториясе доценты, Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе Ирина Лаптева чыгыш ясады.

Музыкантлар “Татарские народные мелодии в обработке для скрипки и виолончели” дуэтлар җыентыгын презентацияләделәр. Бу җыентыкка гади такмаклар һәм балалар җырлары белән беррәттән “Туган тел”, “Сәрбиназ һәм Фазыл”, “Баламишкин " һәм “Тәфтиләү” популяр көйләре кертелгән.

Музыкантлар татар халык көйләре үзенчәлекләре турында сөйләделәр, шулай ук җыентыктагы әсәрләрне башкардылар. Емельянов белән Лаптева чыгышлары конференциядә катнашучыларда кызыксыну уятты.

news_right_1
news_right_2
news_bot