news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан музыка көллиятендә Илһам Шакировны искә алу концерты рус телендә барды

Чакырылган кунаклар башлыча татар телендә чыгыш ясады.

Казан музыка көллиятендә Илһам Шакировны искә алу концерты рус телендә барды
Абдулл Фархан

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Бүген, 15 февральдә, Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә мәхрүм жырчы Илһам Шакиров туган көн уңаеннан искә алу кичәсен алып баручы русча сөйләде. Чакырылган кунаклар җырчы хакында башлыча татар телендә чыгыш ясады.

"Илһам чишмәсе" дип аталган кичәдә җырчылардан Айгөл Гардисламова, Илгиз Мөхетдинов, Андрей Иванушкин, Гөлназ Гарифуллина чыгыш ясады. Әлфия Афзалованың кызы Зөлфия Афзалова, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, баянчы Кирам Сатиев Илһам Шакировка бәйле истәлекләре белән уртаклашты. 

Кичәне алып баручы - Гөлназ Җиһангирова. Ул рус телендә чыгыш ясады.

Шәмсия Җиһангирова Илһам Шакиров белән беренче очрашуын искә төшерде. "Нишләп якташың белән очрашмыйсың, дип ачуланган иде мине", - дип сөйләде Шәмсия Җиһангирова. Соңыннан алар бергәләп "Татарстан" радиосында бик күп тапшырулар эшләгән.

Баянчы Кирам Сатиев Алабуга районында узган бер концертны искә төшерде. Концерт куярга барганда, Илһам Шакировның калган музыкантлары адашып кала. Җырчы Кирам Сатиев белән генә концерт куя. Соңгы җырны башкарганда, музыкантлар килеп җитә. Илһам Шакиров аларга русча: "После пожара насос не нужен", - дип әйтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100