news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан музыка көллиятендә эстрада-джаз вокалы бүлеге тәкъдир ителәчәк

1 апрель көнне И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә эстрада-джаз вокалы бүлеген тәкъдир итү уңаеннан зур концерт узачак

(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 1 апрель көнне И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә эстрада-джаз вокалы бүлеген тәкъдир итү уңаеннан зур концерт узачак.
Казан музыка көллиятендә эстрада-джаз вокалы бүлеге 2009 елда ачыла. Бер ел гына эшләүгә карамастан, бүлектә студентлар тормышы бик кызыклы уза. Алар оештырган концертларда классик музыка әсәрләреннән тыш, эстрада-джаз музыкасы да яңгырый. Зачетлар, имтиханнар бәйрәм концертларына әйләнә. Бүлек шәкертләре әле беренче ел гына укыса да, инде зур уңышларга ирешә. Мәсәлән, студент Рәис Мәүлетов “Татарстан.ру”республика бәйгесенең I премиясе лауреаты була. Алексей Калинин исә “Йолдызлык-2010” шәһәр бәйгесенең III премиясе лауреаты итеп таныла. Бу конкурста “Джолли Гайз” вокал квартеты Гран-прига ия була.
Казан музыка көллиятеннән Сиринә Латыйпова хәбәр иткәнчә, иртәгә булачак концертта эстрада-джаз вокалы бүлеге мөгаллимнәре, I курс шәкертләре һәм кунаклар катнаша. Шулай ук яңа проектны – әле төзелгән эстрада квартетын тәкъдир итү дә булачак. Концертка эстрада-джаз вокалы бүлегенә керергә теләүчеләр дә чакырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot