news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан музыка көллияте Төркия кунакларын кабул итте

Очрашу өчен махсус сайланган концерт программасында татар, рус, чит ил музыкасы үрнәкләре тәкъдим ителгән

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). “Алтын Мөнбәр” фестивале кунаклары - Төркия мәдәният министры урынбасары Нихат Гуль, ТЮРКСОЙ Халыкара оешмасы генераль директоры урынбасары Фырат Пурташ һәм академик Озкан Омер Ильяс Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә булды. Уку йортыннан безгә хәбәр итүләренчә, шушы очрашу өчен махсус сайланган концерт программасында татар, рус, чит ил музыкасы үрнәкләре тәкъдим ителгән. Концертны Монтиның “Чардаш”ы белән скрипкачылар ансамбле ачып җибәргән. Фәнил Фәйзуллин башкаруындагы татар халык көе “Кара урман” Төркия кунакларның күңеленә аеруча хуш килгән. Ирләр вокаль ансамбле башкаруындагы күтәренке рухтагы “Әйдә, җиңги, биеп кал” җыры студентлар чыгышын тагын да бизәде. Шул рәвешле, Казан музыка көллияте студентлары үз чыгышлары белән югары һөнәри осталыкларын чит ил кунаклары алдында исбатлаган.


news_right_1
news_right_2
news_bot