news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан музей хезмәткәрләрен җыя

18-19 ноябрьдә Татарстанның Милли музеенда дәүләт һәм муниципаль музейлар җитәкчеләре өчен “XXI гасырда музей белән идарә итү” исемле семинар-тренинг узачак

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). 18-19 ноябрьдә Татарстанның Милли музеенда дәүләт һәм муниципаль музейлар җитәкчеләре өчен “XXI гасырда музей белән идарә итү” исемле семинар-тренинг узачак.
Чара ЮНЕСКО/ИКОМның музей менеджменты буенча Милли тренинг программасына нигезләнә. Анда музей эшчәнлеген алга карап планлаштыру, музей маркетингы; экспонатларны саклау, оештыру-хокукый мәсьәләләр күтәрелә. Программа буенча лекцияләр уку, мультимедияле тәкъдир итүләр, гамәли, үрнәк дәресләр, фикер алышулар уздыру каралган, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
XXI гасырда музей - кешегә аның җәмгыятьтәге урынын билгеләргә ярдәм итүче коралларның берсе. Дөньяны глобальләштерү, Интернетка чыгу, санлы технологияләр өлкәсендәге яңалыклар тәҗрибә белән алмашуны, эшләүнең яңа ысулларын булдыруны, музей белән идарә итүдә яңа методлар куллануны күздә тота. Шуңа күрә тренингны үткәрү заман таләбе булып тора.
Булачак тренингта башкалабыз Казанны мәдәни туризм үзәге итү, 2013 елда мәркәзебезнең чит ил кунакларын кабул итәргә әзерлеген тикшерү, Казаныбызны туристлар Мәккәсенә әйләндерү, музейларыбызда саклана торган үзенчәлекле мәдәни мирасыбызны саклап калу кебек актуаль мәсьәләләрне күтәрү күздә тотыла.
Семинарда 41 районнан һәм 12 шәһәрдән дәүләт белән муниципаль музейлардан 100гә якын белгечнең катнашуы көтелә. Тренингны оештыруда социаль-мәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә профессиональ белем бирү Институты, мәдәни мирасыбызны саклау өлкәсендә законны үтәүне контрольдә тоту Федераль хезмәтенең Идел буе федераль округындагы Идарәсе, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее да катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100