Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан музеенда Марсель Сәлимҗановның шәхси әйберләре тәкъдим ителә
Экспонатлар арасында декорация эскизлары, фотолар, афишалар, спектакльләрдә кулланылган костюмнар һ.б. бар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). 1 ноябрьдә А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда «Марсель Сәлимҗанов театры» дигән күргәзмә ачыла. Проект күренекле режиссер, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын битлек» иясе Марсель Сәлимҗановның тууына 85 ел тулуга багышланган. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунаклар Сәлимҗановлар гаиләсендә сакланган уникаль материаллар: декорация эскизлары, фотолар, документлар, афишалар, спектакльләрдә кулланылган костюмнар, шулай ук режиссер тормышы һәм иҗатының иң якты мизгелләрен чагылдырган мемориаль әйберләр белән таныша алачак.
Марсель Сәлимҗанов театрга 1966 елда җитәкчелек итә башлый – ул чагында тамашачыны югалту куркынычы зур була, репертуарны нигездә көнкүреш спектакльләре тәшкил итә. Яшь режиссер үз эшен репертуарны һәм сценографияне яңартудан башлый. Ул килү белән сәнгати тәэсир итү чаралары байый, сәхнә культурасы үсеш кичерә.

Күргәзмә 24 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ачылышы көндезге өчкә билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз