news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Казань мусульманская" белешмәсендә Казанның барлык мәчетләре тәкъдим ителгән

"Казань мусульманская" белешмәсендә Казанның барлык мәчетләре тәкъдим ителгән

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Бүген "Иман" нәшриятында "Казань мусульманская" уникаль белешмәсе дөнья күрде. Аны ТР мөселманнарның Диния нәзарәте идарәсе рәисенең беренче урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якупов төзегән. Хәзрәт җыентыкны "нурлы шәһәребезнең 1000 еллыгына" багышлаган.

60 мәкалә тупланган җыентыкка Казанда соңгы 15 елда оешкан мөселман мәгарифе структурасы тәкъдим ителгән. Укучы китапта ТР мөселманнарның Диния нәзарәте идарәсе, мәдрәсә, дини әдәбият чыгаручы нәшрият структурасы турында мәгълүмат таба ала. Республика тарихында беренче тапкыр "Казань мусульманская" җыентыгында Казандагы бөтен мәчетләр, белешмә материаллары һәм хәзерге имамнар фоторәсемнәре тәкъдим ителгән. Вәлиулла хәзрәт Якупов исәпләүләре буенча бүгенге көндә Казанда 40 мәчет эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100