news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан муниципаль юлларыннан файдаланган нормативтан артык йөк төягәннәр акча түләргә тиеш
Бүген Казан юлларыннан авыр йөк ташый торган транспортка рөхсәт документлары бирелү тәртибе каралды
Скопировать ссылку
(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Ел саен апрель уртасыннан май уртасына кадәр, язын туфрак катламы бүрткән мәлдә, республикада, шул исәптән Казанда да авыр йөк транспорты хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Шулай да, берничә дистә тонна йөк ташырлык андый автомашиналарның илдәге юллар буенча ел әйләнәсе йөреп торуы мәгълүм. Йөк ташучылар, акчаны янга калдыру йөзеннән, еш кына автомашиналар өчен каралган йөкләнеш нормаларын арттырып, күбрәк йөк төятә, нәтиҗәдә, автомобиль юлларының конструкция элементлары андый басымга түзә алмый һәм тиз арада сафтан чыга.
Шуңа бәйле рәвештә, Казан хакимияте шәһәр юллары буйлап авыр йөк ташучылардан юлларны төзекләндерү эшләренә билгеләнгән суммада акча түләтәчәк. Дөрес, бу нормадан арткан авырлыктагыларга гына кагыла, ягъни һәр күчәргә басым 5 тоннадан артмаска тиеш дип каралса, арткан авырлык өчен түлисе. Ләкин бу административ регламент Казан эчендә йөри торган машиналарга гына кагыла, Татарстан башкаласы аша транзит рейслар моннан азат (алар федераль һәм региональ автомобиль юлларыннан баруны тәртипкә салудагы чикләүләргә буйсына).
Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетында авыр һәм (яки) зур күләмле йөк ташый торган транспорт чараларына, шәһәрнең машина юллары буйлап йөрү өчен, махсус рөхсәт документлары бирелү буенча күрсәтмә һәм административ регламент кабул ителү мәсьәләсенә кагылышлы киңәшмәдә шул хакта сүз булды. Шул рәвешле, рөхсәт документы алу һәм акча түләү өчен, йөк ташу белән шөгыльләнүче физик һәм юридик затлар Казан шәһәре Башкарма комитетының тышкы матурлау-бизәү, уңайлыклар белән тәэмин итү комитетына (420111, Казан ш., Кремль ур., 11) яисә юл хәрәкәте белән автомат рәвештә идарә итү системасына (АССУД) автоном учреждениесенә (Декабристлар ур., 85, тел.: 518-19-15) йөк төяп чыгарга кимендә 3 көн калгач мөрәҗәгать итәргә, әмма рөхсәт документлары эш көннәрендә һәм сәгатьләрендә генә эшләвен онытмаска кирәк. Шәһәр Башкарма комитетының шул хакта кабул ителгән күрсәтмәсе үтәлешен исә Казан эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге контрольда тотачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot