news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мотор төзелеше берләшмәсе чиста керемен 2 тапкыр арттырды

9 айда Казан мотор төзелеше берләшмәсенең кереме 3 млрд. 11 млн. 337 мең сум тәшкил итә

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның 9 аенда Казан мотор төзелеше берләшмәсе узган елның шул чоры белән чагыштырганда чиста керемен 2 тапкыр арттырды яки 89440 мең сумга кадәр дигән сүз. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте белдерә.
Хисап чорында керем 3 млрд. 11 млн. 337 мең сум тәшкил итә. Керемнең артуы агымдагы елның беренче ярты елы нәтиҗәләре буенча план күрсәткечләреннән артта калуны бетерү буенча чаралар күрү белән бәйле. Планнан артта калу төп заказчы “Газпром” белән бәяләр килешенмәү сәбәпле килеп чыкты, продукция урнаштырылмый торды. Моннан тыш, узган ел белән чагыштырганда продукциянең бәясе 5 процентка, шулай ук заказлар күләме дә кимеде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100