news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мотор төзелеш берләшмәсе үз энергоүзәген булдырачак

Казан мотор төзелеш берләшмәсе предприятие эшенә инновацияләр кертүне дәвам итә.

Казан мотор төзелеш берләшмәсе үз энергоүзәген булдырачак
president.tatarstan.ru, Егор Никитин

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Егор Никитин). Казан мотор төзелеше-җитештерү берләшмәсе предприятиенең ихтыяҗы өчен энергокорылма төзергә ниятли. Проект заводның энергия нәтиҗәлелеген күтәрәчәк һәм электр энергиясе өчен чыгымнарын киметәчәк. Бу хакта Татарстан Президентының Казан мотор төзелеше-җитештерү берләшмәсенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның визитыннан соң билгеле булды.

Соңгы елларда берләшмә җитештерү ихтыяҗларыннан алып завод кирәгенә кадәр инновацияләр кертә, дип билгеләп үтте стратегик үсеш департаменты директоры Гөлнара Нурмөхәмәтова.

“Хәзер бездә 3D-проектлау кертелгән, анда конструкторчылар эшли. 2017 елда производствоның технологик әзерлеген кертүнең актив фазасы булды”, - дип аңлатты берләшмә вәкиле.

Яңа технология цифрлы рәвештә газ турбиналы корылмаларның катлаулы детальләрен ясау мөмкинлеге бирә. Компьютерда эшләнмәнең “цифрлы охшаш”ын булдыра. Ул эшләнмә ясау вакытын кыскарта һәм эш сыйфатын да сизелерлек арттыра.

Предприятиедә шулай ук энергоүзәк булдыру процессы да бара.

“Бу проектка газүткәргеч төзелеше башлангыч булды. Монда Татарстан Президенты булышлык күрсәтте. Бу 2013 елда 60 МВт автоном котельня төзү мөмкинлеге бирде. Ул тулысынча пар, җылылык һәм техник су белән тәэмин итә”, - диде Нурмөхәмәтова.

Энергоүзәкнең икенче звеносы Казан мотор төзелеше-җитештерү берләшмәсенең электр энергиясе корылмасы булачак, диде спикер. Аның нигезе үзебездә җитештерелгән НК-38СТ газ турбинасы двигателе булачак. Бу проектны гамәлгә ашыргач, энергия корылмасы предприятиенең электр утына ихтыяҗның шактый өлешен каплаячак.

“Әмма без шәһәр хезмәтләреннән тулысынча баш тартырга планлаштырабыз”, - диде стратегик үсеш департаменты директоры.

Предприятиенең яңа технологияләр кертү тырышлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бәяләде. Бу эшнең бөтен республика сәнәгате өчен мөһимлеген билгеләп үтте ул.

“Сезнең заводның заказлары булуы һәм үсеш алуы мөһим. Безгә үз сәнәгатегезне үстерергә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов берләшмә коллективына мөрәҗәгать итеп.

Завод продукциясен Россия компанияләренә, шулай ук якын чит илләргә дә тәкъдим итәргә кирәк диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot