news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мотор төзү берләшмәсе 2010 елда продукция сату күләме артыр дип өметләнә

2010 елда продукция сату планы 4,9 миллиард сум күләмендә билгеләнгән

(Казан, 8 февраль, “Татар–информ”). Казан мотор төзү берләшмәсе 2010 елда продукция сату күләме 2009 ел белән чагыштырганда артыр дип өметләнә. Предприятиенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ул 5,6 процентка артачак.
2009 елда Директорлар советы тарафыннан расланган продукция сату планы 100 процентка үтәлгән – аның күләме 4,64 миллиард сум тәшкил иткән. Шул рәвешчә, Казан мотор төзү берләшмәсе җитештерү күләме һәм продукция сату планын, шулай ук заказчылар алдындагы барлык йөкләмәләрен тулысынча үтәгән.
2010 елда продукция сату планы 4,9 миллиард сум күләмендә билгеләнгән, бу узган елга карата 105,6 процент тәшкил итә. Предприятие шулай ук үз продукциясен сату буенча яңа юнәлешләрне актив рәвештә үстерә һәм кулланучылар санын арттыра.
Искәртеп узабыз, “Газпром” ААҖ ихтыяҗлары өчен 10 газ суырту агрегаты җитештерү 2010 елда заводның иң зур заказларыннан берсе булачак.





news_right_1
news_right_2
news_bot