news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мөселманнары Ашхабадта узган Халыкара хоккей турнирында көмеш медаль яулады

Казан мөселманнары Ашхабадта узган Халыкара хоккей турнирында көмеш медаль яулады
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Казан аэропортында «ОРХИС – Казан» командасын тантаналы каршылау чарасы узды. Әлеге команда уенчылары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Ашхабадтагы Халыкара хоккей турнирыннан кайтты, дип хәбәр итә нәзарәт матбугат хезмәте.

Ярышлар 15-20 апрель көннәрендә узды һәм анда төрле илләрдән 10 һәвәскәр команда катнашты: Galkan (Төркмәнстан), Ice Box Iran Mall (Иран), Oman Nationals (Оман), BIHC (Бәһрәйн), Feniks (Үзбәкстан), Volat (Беларусь), Akmola (Казахстан), Dordoi (Кыргызстан), ОРХИС (Россия), Turkiye (Төркия). Татарстан җыелмасын «ОРХИС – Казан» командасы тәкъдим итте, аның составында республика мөселманнары уйнады. ОРХИС – узган ел Казанда оештырылган ислам илләренең хоккей үсеше оешмасы.

Уенчыларны Казан аэропортында журналистлар каршы алды. Спортчылар алар белән турнирдан алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм ярыш нәтиҗәләре турында сөйләде. Мәсәлән, ярышларда алар Кыргызстан, Төркия, Белоруссия һәм Казахстан командалары белән матчлар уздырды, аларның барысын да ышанычлы итеп җиңде. Финалда алар турнир хуҗалары - төрекмән кардәшләр белән көч сынашты һәм аларга 4:2 исәбе белән җиңүгә юл бирде.

Мөфти Камил хәзрәт журналистлар белән әңгәмә вакытында команданы, сәфәрне һәм тренировкаларны оештыруда ярдәм иткәне өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Магановка рәхмәт белдерде. «ОРХИС – Казан» командасы тренеры Айваз Халиков булды. Камил хәзрәт шулай ук команданың барлык уенчыларына һәм менеджерларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100