Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мөселман киносы фестивале Малайзиягә юл тота
8-15 июньдә Малайзия башкаласы – Куала-Лумпурда һәм Джохор шәһәрендә Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Малазиялеләр Россиядә ислам дине турында берни дә белми диярлек. Алар ул монда юк дип уйлый. Фестиваль ярдәмендә алар Татарстанның Россиядә ислам дине үзәге икәнен аңлады», - дип хәбәр итте Айтуганова.
Фестивальнең программасына «Мулла» (2018), «Хәлимә» (2017), «Тарлан» (2022), «Остазбикә» (2019), «Мой народ - татары. Код успеха» (2022), «Әлдермештән Әлмәндәр» (2023) һәм «Ибн Фадлан» (2022) фильмнары кергән.
Фестивальне Малайзиядә үткәрү тәкъдиме белән ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка хат язганнан соң, кинофестиваль белән берлектә татар мәдәнияте көннәре оештырырга карар кылдылар. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Малайзиягә бүген – 5 июньдә китә.
«Малайзиялеләр игътибарына «Шәмаилләр күргәзмәсе», «Казан Кремле күргәзмәсе», «Татар костюмы күргәзмәсе» тәкъдим ителәчәк. Төп залда фестивальнең призеры булган Татарстанның җиде фильмы күрсәтеләчәк», - диде «Татаркино» директоры.
XX Халыкара мөселман киносы фестивале (ул быел «Алтын мөнбәр» дип атала) Казанда 6-11 сентябрьдә узачак. 1 июньдә анда катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Шулай ук быелдан номинацияләр исемлеге «Иң яхшы анимацион фильм» категориясе белән тулылана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз