Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан моделе "Галәм гүзәле-2017" бәйгесенең финалына чыкты
Эльвира Кәримова – профессиональ модель һәм Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КАИ) студенты, "Дөнья икътисады" белгечлеге буенча укый.
(Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). Яңа гына "Галәм гүзәле-2017" бәйгесенең Россия катнашучылары өчен тавыш бирүнең йомгаклау этабы тәмамланды. SMS-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурсның финалында Россияне Казаннан Эльвира Кәримова тәкъдим итәчәк. Аның белән бергә Брянсктан Вера Нестерова, Новокузнецктан Мария Демидова, Санкт-Петербургтан Яна Струневская, Липецкидан Яна Успенская һәм Вязьмыдан Татьяна Фомичева катнашачак.
Эльвира Кәримова – профессиональ модель һәм Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КАИ) студенты, "Дөнья икътисады" белгечлеге буенча укый.
"Татарстан гүзәле-2016" конкурсы финалисты. Эльвирага 19 яшь, аның буе – 175 сантиметр.
Финалга чыгу өчен көрәшкән алты гүзәл SMS-тавыш бирүдә иң күп тавыш җыйган. Хәзер кызлар Россияне финал ярышларында тәкъдим итәчәк. Ул Россиядә быелның сентябрендә узарга тиеш. Кайсы шәһәрдә үткәреләсе соңрак билгеле булачак.
Конкурсның җиңүчесе, халыкара танылудан тыш, 25 мең доллар күләмендә акчалата бүләк алачак. Шулай ук ул “Галәм гүзәле-2017” титулы, җиңүче таҗы, шулай ук иганәчеләрдән һәм конкурс партнерларыннан бүләкләргә ия булачак. Икенче һәм өченче урыннарны алган финалистларга "Икенче Галәм гүзәле-2017" һәм "Өченче Галәм гүзәле-2017" титулы биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз