Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан митрополиты Җиңү бәйрәме белән котлады
Быелгы май аена өч бәйрәм Пасха, Ураза бәйрәме һәм Җиңү көне туры килгән.
(Казан, 8 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Казан митрополиты Кирилл илебез халкын Җиңү бәйрәме белән котлады.
«Барыгызны да Җиңү бәйрәме белән котлыйм. 76 ел элек бу көн безне фашистлардан азат иткән. Җиңү халкыбызның рухы, батырлыгы белән яуланды. Күпме аналар, хатыннар һәм балалар сугыш бетсен дип дога кылган», — диде митрополит Кирилл.
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан митрополиты Кирилл Җиңү паркындагы Дан мемориалына чәчәк салды.
«Без бүген беренче тапкыр менә шулай җыелдык. Шушы көннәрдә берьюлы өч бәйрәм Пасха, Ураза бәйрәме һәм Җиңү көне дә туры килде», — дип белдерде митрополит.
Митрополит Кирилл Камил хәзрәт Сәмигуллинның Җиңү паркында гыйбадәтханә кирәклеге турындагы сүзләрен хуплады һәм аңа рәхмәт әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз