news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан милли ярыммарафонында спортчылар түбәтәй киеп йөгерәчәк

9 октябрьдә Татарстан башкаласында алтынчы мәртәбә Казан милли ярыммарафоны уза. Түбәтәйле спортчыларга 3 км, 10 км яки 21,1 км дистанцияне үтәргә һәм спорт чарасына кушылучылар саны буенча рекорд куярга туры киләчәк. Стартка якынча 4500 кеше чыгар дип көтелә. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Ярыммарафон программасы өч көн  – 7 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче ике көндә шәһәрнең яңа IT-паркында (Спартак ур., 2) спорт күргәзмәсе эшләячәк.

Моннан тыш, 8 октябрьдә IT-паркта спорт ориентлашуы буенча уен узачак, карта ярдәмендә билгесез трасса IT-парк территориясендә урнашкан контроль пунктлар аша үтәчәк. Балалар өчен – 1,5 км, өлкәннәр өчен 5 км дистанция бар.

Ярыммарафонга һәм 10 км дистанциягә йөгерүгә 9 октябрьдә 8:00 сәгатьтә «Ак Барс Арена» стадионы янында старт бирелә. Ярышларда катнашучылар Миллениум күпере, Кремль яр буе, Кремль дамбасы һәм Сибгат Хәким урамы буйлап йөгерә.

3 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге йөгерүчеләр өчен «Ак Барс Арена» территориясендә Timerkids балалар йөгереше оештырыла. Ярыммарафонда исә балигъ булган атлетлар гына, ә 11 һәм 16 яшьтән 3 км һәм 10 км дистанцияләрдә теләүчеләр катнаша ала.

Спорт ориентлашуы буенча уенга һәм алдагы ярышларга 2 октябрьгә кадәр сылтама буенча теркәлергә мөмкин. Чара турында күбрәк мәгълүмат Timerman сайтында бирелгән.

  • Казан милли ярыммарафоны – 2022 елда Timerman спорт чаралары сериясекысаларында тәмамлаучы ярыш. Хәзерге вакытта стартка 9 илдә, шулай ук Россиянең66 төбәгендә һәм 240 шәһәрендә яшәүчеләр чыгарга планлаштыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100