news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан милли ярыммарафонында 10 меңнән артык кеше йөгерде

Казан милли ярыммарафонында 10 меңнән артык кеше йөгерде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда унынчы Казан милли ярыммарафоны узды. Ул Россиянең 70 төбәгеннән һәм дөньяның сигез иленнән 10 меңнән артык катнашучыны берләштерде. 21,1 чакрымлык арада марафон буенча Россия чемпионы Луиза Лега (1:11:28) һәм Кения спортчысы Винсент Ятор (1:03:24) җиңү яулады. Җиңел атлетика ярышларына йомгакны эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов ясады. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Барлык чаралар да сәламәт яшәү рәвеше хәзинәсенә зур өлеш кертү булып тора. Без спортны үстерү өчен күп эш башкарабыз: спорт инфраструктурасын камилләштерәбез, спорт мәктәпләренә ярдәм итәбез, яшәү урыны буенча спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырабыз. Шушы системалы эшнең нәтиҗәләр бирүе сөендерә. Бүгенгә шәһәребез халкының 68 проценты спорт белән даими шөгыльләнә», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.

Ярышларда тәҗрибәле спортчылар да, йөгерү сөюче һәвәскәрләр дә катнашты. Йөгерүчеләргә 3 һәм 10 чакрымлык, шулай ук 21,1 чакрымлык ярыммарафон ераклыклары тәкъдим ителде. Ярышлар программасына балалар йөгереше дә керде. «Спорт медальләрдән һәм рекордлардан түгел, ә үз көчеңне сынап карау һәм максатка таба беренче адым ясау теләгеннән башлана», – диде Линар Гарипов.

Искәртеп узабыз, тугыз ел эчендә бу проект нәни генә спорт чарасыннан гаять зур милли йөгерешкә кадәр үсте – катнашучылар саны җиде тапкыр артты. Ярышлар үзенең күплеге белән генә түгел, ә югары нәтиҗәләре белән дә дан тота: Казан милли ярыммарафоны трассасында 2025 елда Россия рекорды куелды – Владимир Никитин 21,1 чакрымлык араны бер сәгатьткә якын вакыт эчендә үткән илнең беренче йөгерүчесе булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot