Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан милли ярыммарафоны TatarRun-2017 сериясе узышын тәмамлады
Монда һәр катнашучыга футболка урынына TatarRun түбәтәен бүләк иттеләр, ә финишта ярышчыларны татар ризыгы – өчпочмаклар белән сыйладылар.
(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Казанда 8 октябрьдә Казан милли ярыммарафоны тәмамланды: бу узыш 2017 елда TatarRun сериясенең йомгаклау өлеше булды.
Чарада ике мең катнашучы катнашты, 200 меңнән артык хәйрия ярдәме җәлеп ителде. Аяз һава торышы да Казанның төп туризм объектларын үз эченә алган дистанцияне җиңел итеп узарга мөмкинлек бирде. Стартка җиде илнең йөгерешчесе чыкты, ә Россияне 153 шәһәр тәкъдим итте. Һәр кеше үзе теләгән дистанцияне сайлый алды – 3, 10 яки 21,1 чакрым. Гомумән, ярыммарафон 7 октябрь башланды: кичә ярышлар табиблар, балалар, шулай ук ММЧ вәкилләре арасында үтте.
Ярыммарафон дистанцияcендә Татарстан спортчысы Ринас Әхмәдиев беренчелекне алды. Ярышта шулай ук Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та үзен сынады.
Казан ярыммарафоны юкка гына милли ярыш дип аталмый. Монда һәр катнашучыга футболка урынына TatarRun түбәтәен бүләк иттеләр, ә финишта ярышчыларны татар ризыгы – өчпочмаклар белән сыйладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз