news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан” милли мәдәният үзәгендә Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан татарларга багышланган очрашу узды

Очрашуда “Голос моего отца” документаль фильмы күрсәтелде

  (Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Диана Галиева). Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә, Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан татарларга һәм Беренче бөтендөнья сугышының 100 еллыгына багышлап, Германия журналисты Насур Юрушбаев белән очрашу узды.  

Очрашуда Насур Юрушбаевның “Голос моего отца” документаль фильмы күрсәтелде, шулай ук журналист Германиядә һәм Голландиядә тапкан уникаль артефактларны Татарстан архивына тапшырды. “Германиядә әсирлеккә төшкән татарлар һәм башкортлар тавышы аудиоязмасын тапканга һәм фильм төшергәнгә 8 ел узуга карамастан, барысы да башлана гына әле, - дип сөйләде Насур Юрушбаев. - Мин бик зур рухи канәгатьләнү хисе кичерәм, әмма бу бик авыр эш. Барлык тапканнарны татарларга һәм төрки дөньяга тапшыргач, кешеләрнең кызыксынуын күрәм: киләләр, сораулар бирәләр, бу эшнең юкка башкарылмавын һәм эссез югалмавын аңлыйм”, - диде журналист. 

Насур Юрушбаев сүзләренә караганда, Казанда журналист белгечлеген алгач, язмыш аны көнчыгыш Германиягә илткән. Телне белмәсә дә, ул яраткан эше белән шөгыльләнү юлын тапкан, оператор булып эшли башлаган.

Казанга алып килгән артефактлар арасында Голландиядә табылган татар телендәге 400 еллык  басма китап, Наполеон сугышында катнашкан татар солдатлары литографиясе, ә иң кыйммәтлесе - Беренче бөтендөнья сугышы вакытында әсир алынган татарларның һәм башкортларның тавышлары аудиоязмасы. Нәкъ менә шул аудиоязмалар ярдәмендә документаль фильм сюжеты туган да.

Бу язмалар Берлиннан ерак түгел махсус мөселман лагерендә эшләнгән. Бу тавышлар арасында Ибраһим Хәлимов тавышы да бар, аның кызы Татарстан Республикасының Питрәч районы Күн авылында яши.

Насур Юрушбаев сүзләренә караганда, бу тавыш иясенең кызы исән икәнлеген белүгә, беренче самолетка утырып Казанга очкан һәм аның янына барган. “Голос моего отца” герое Венера апа әтисе 100 ел элек әйткән сүзләрне беренче тапкыр ишеткән...

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100