news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан» Милли мәдәният үзәгендә «Ак чәчәкле болын» әдәби-музыкаль кичә оештырыла

Кичә шагыйрә Саҗидә Сөләйманова иҗатына һәм «Саҗидә Сөләйманова: Шигъриятнең күкчәчәге» истәлекләр китабын тәкъдим итүгә багышлана.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). «Казан» Милли мәдәният үзәгендәге Милли мәдәният музее “Ак чәчәкле болын” дип аталган әдәби кичә уздыра. Әдәби-музыкаль кичә шагыйрә Саҗидә Сөләйманова иҗатына һәм «Саҗидә Сөләйманова: Шигъриятнең күкчәчәге» истәлекләр китабын тәкъдим итүгә багышлана.

Кичәдә «Саҗидә Сөләйманова: Шигъриятнең күкчәчәге» истәлекләр китабын төзүчеләр – шагыйрәнең улы Әнвәр Маликов, килене Асия Маликова; әдәбият-сәнгать, матбугат әһелләре – Данил Салихов, Мөхәммәт Мирза, Флера Гыйззәтуллина, Фоат Галимуллин, Рәмис Аймәт, Рәдиф Гаташ, Роза Туфитуллова, Илсөяр Иксанова, Зөһрә Сәхәбиева, Мәсгут Имашев, Фатыйма Имашева, Эльмира Закирова, Фәния Хуҗиәхмәтова, «Рухият» нәшрияты вәкилләре; шулай ук «Казан» шәһәр филармониясе артистлары, Казан педагогия көллияте укучылары катнашуы көтелә.

Кичә алдыннан Саҗидә Сөләймановага багышланган күргәзмә белән дә танышырга мөмкин булачак.

Кичә «Казан» Милли мәдәният үзәгендәге Милли мәдәният музееның 2 нче залында була. Башлана 15.00 сәгатьтә. Керү ирекле. 

news_right_1
news_right_2
news_bot