Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Казан” милли мәдәни үзәгендә ТР Хәрби комиссариатының 90 еллыгы уңаеннан тантаналы җыен булды
Республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре хәрби комиссариат хезмәткәрләрен бәйрәм белән котларга килде
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген “Казан” милли мәдәни үзәгендә ТР Хәрби комиссариатының 90 еллыгы уңаеннан тантаналы җыен булды. ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ветераннар хәрби комиссариат хезмәткәрләрен бәйрәм белән котларга килде.
ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов хәрби комиссариат хезмәткәрләрен республика җитәкчелеге исеменнән котлады. “Хәрби комиссариатлар территорияләрдә һәрвакыт дәүләт хакимиятенең чын вәкилләре булып торды. Сезгә илнең оборонасын ныгыту, аның составын сыйфатлы тоту, шулай ук яшьләргә хәрби–патриотик тәрбия бирү бурычлары йөкләнгән”, - диде ул җыенда чыгыш ясаганда.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары респрублика 3 ел рәттән хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләү, хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм үткәрү буенча Бөтенроссия конкурсында беренче урынны ала, ә безнең хәрби комиссариат Россиядә иң яхшылар рәтендә, дип билгеләп үтте.
Хәрби комиссариат белән республика вузларының бергә эшәләве нәтиҗәсендә хәрби хезмәткә чакырылучы югары белемле гражданнар санын арттыру мөмкин булды. Татарстанда армиядән баш тартучылар саны да кимеде.
ТР Хөкүмәте Татарстан егетләре хезмәт итә торган частьлар белән элемтәләр урнаштыруга зур игътибар бирә. Бу уңай нәтиҗә һәм егетләрнең ничек хезмәт итүләрен күзәтергә мөмкинлек бирә.
Хәзерге вакытта РФ Кораллы көчләрдәге реформага килгәндә, РФның башка субъектларыннан аермалы буларак, республикада барлык хәрби комиссариатларны да диярлек саклап кала алдык, дип белдерде Равил Моратов.
Татарстан прокуроры Кафил Әмиров хәрби хезмәт спецификасын исәпкә алып, хезмәткәрләргә погоннарда йолдызлар саны артуын теләде.
ТР хәрби комиссариатының кайбер хезмәткәрләренә хезмәттә зур уңышлары һәм юбилей уңаеннан югары дәрәҗәдәге бүләк һәм Рәхмәт хатлары, грамотлар тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз