news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә татар рәссамнары күргәзмәсе ачыла

Үз эшләрен Рифкат Вахитов, Фәрит Вәлиуллин, Булат Гыйльванов, Равил Заһидуллин, Рөстәм Хуҗин тәкъдим итә.

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә татар рәссамнары күргәзмәсе ачыла
Рамиль Гали/архив

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Бүген, 8 июнь көнне, “Казан” милли-мәдәни үзәгенең күргәзмәләр залында “Мәңгелеккә таба юл” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Бу хакта күргәзмә үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозиция татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен күрсәтә. Үз эшләрен Рифкат Вахитов, Фәрит Вәлиуллин, Булат Гыйльванов, Равил Заһидуллин, Рөстәм Хуҗин һәм башкалар тәкъдим итәчәк.

График битләр һәм рәсемнәр татар халкының мәдәни һәм тарихи байлыклары турында сөйләячәк. Күргәзмәгә килүчеләр натюрмортлар, пейзажлар, портретлар һәм баталь күренешләр белән хозурлана алачак.

Шулай ук күргәзмә ачылышында иҗади очрашулар һәм мастер-класслар булачак.

Рәсемдә: Рифкат Вахитов картинасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot