news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Казан” Милли мәдәни үзәгендә "Питрәчем-туган ягым" якташлар слеты узды
Питрәч районы ел саен яхшыра һәм матурая, дип саный Римма Ратникова
Скопировать ссылку
(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Алия Сабирова). Бүген “Казан” Милли мәдәни үзәгендә "Питрәчем-туган ягым" якташлар слеты узды. Чара “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Территориаль төбәк бүлегенең “Кече Ватан” төбәк партия проекты кысаларында узды.
Слетта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, партиянең төбәк бүлеге сәяси советы секретаре урынбасары Римма Ратникова; Дәүләт Думасы депутаты Ринат Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Территориаль төбәк бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин, Дәүләт Советы депутаты, “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖнең генераль директоры Рәфкать Кантюков; ТР Питрәч районы башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин һәм башка кунаклар катнашты.
“Кече Ватан” проекты туган җирне саклау, кайчандыр кечкенә авыллардан чыгып киткән һәм бүгенге көндә дә анда яшәүчеләр арасында туган яклары белән тарихи элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән.
Бүген “Казан” Милли мәдәни үзәгендә зур бәйрәм булды – анда Питрәч районында туган кешеләр туган якларының уңышлары турында искә төшерде, шулай ук очрашу, аралашу һәм туган якның киләчәк мәсьәләләре буенча фикер алышу мөмкинлеге алды.
Бүгенге көндә Питрәч районының горурланырлык эшләре бар. Ул ТРның иң алдынгы 10 районы исәбенә керә. Республиканың Питрәч районын күп кенә талантлы шәхесләр танытты, дип билгеләп үтәргә кирәк. Алар арасында - Геннадий Морозов, Петр Макаров, Җәүдәт Сафин, Марина Павлова кебек галимнәр. Бу районда туып үскән Зөфәр Хәйретдинов, Илнур Нуриев, Айдар Хафизов исемнәре дә бөтен республикага билгеле. Ә Шәледә туып үскән Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдинне бөтен ислам дөньясы белә.
Район башлыгы үз чыгышында Питрәч районы үсешенә зур өлеш керткән якташларына рәхмәт белдерде. Кунакларны районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды.
Римма Ратникова республика җитәкчелеге һәм Татарстанның “бердәмроссияле”ләре исеменнән слетта катнашучыларны сәламләде. Аның сүзләренчә, Питрәч районы күп үзгәрешләр кичергән. “Питрәч районы ел саен яхшыра һәм матурая. Бары тик уртак көч белән генә мондый уңышларга ирешеп була”, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Рафкат Кантюков сайлаучыларга ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде.
"Питрәч якташлыгы" җәмгыяте президенты Виктор Бударин бүген районда яшәмәгән килеш кискен проблемаларны хәл итәргә ярдәм иткән якташларга рәхмәт белдерде.
Бүген "Питрәчем-туган ягым" якташлар слетында Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы һәм Питрәч муниципаль районы вәкиллекле органнарының “Бердәм Россия” фракциясе депутатларының үзара ярдәм итешүе турында килешү имзаланды.
Моннан тыш, бүген “Казан” Милли мәдәни үзәгендә бу районнан чыккан ветераннарны, дәрәҗәле гражданнарны, галимнәрне, спортчыларны, яшь талантларны хөрмәтләделәр, якташларга Рәхмәт хатлары һәм күп балалы гаиләләргә бүләкләр тапшырдылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2