news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан милициясе үзгәрешләр кичерде һәм районнардагы идарәләр исемен алыштырды

Шулай да, аларның адрес һәм телефоннары элеккегечә калды

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Казан милиция гарнизонында, районнардагы эчке эшләр идарәләре бетерелеп мөстәкыйль 16 милиция бүлеге оештырылу нәтиҗәсендә, штат һәм эшне оештыруга кагылышлы үзгәрешләр булды. Шул рәвешле, Казан Башкарма комитетына караган эчке эшләр идарәсенә 16 милиция бүлеге турыдан-туры буйсына. Районнардагы идарәләрнең исем-атамалары яңача булса да, урнашкан җирләре һәм телефоннары үзгәрешсез кала, диелә Казан эчке эшләр идарәсе хәбәрендә.

 Аерым алганда, алар түбәндәгечә:

 Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе: К.Маркс ур., 21, җитәкчесе - Селивановский Алексей Владимирович, дежур часть тел.: 02.

 1. Авиатөзелеш бүлеге (элекккеге Авиатөзелеш районы эчке эшләр бүлеге): Челюскин ур., 56, җит.: Иванов Алексей Александрович, дежур тел.: 221-45-02, 221-45-03.

 2. Вишневский бүлеге (элеккеге Вахитов районы эчке эшләр бүлеге): Центральная ур., 64,  җит.: Идиятуллин Гүмәр Фәридович, дежур тел.: 277-04-08.
 
 3. Елга аръягы /Заречье бүлеге (элеккеге Киров районы эчке эшләр бүлеге): Димитров ур., 11, җит.: Хәйретдинов Фәрит Абдулҗәмилевич, дежур тел.: 291-43-08, 555-02-51.

 4. Юдино бүлеге: Ильич ур., 28, җит.: Хаҗиев Радик Миннерафитович, дежур тел.: 516-26-02.

 5. Мәскәү бүлеге (элеккеге Мәскәү районы эчке эшләр бүлеге): Восстание ур., 55, җит.: Федоров Алексей Сергеевич, дежур тел.: 291-45-50, 543-02-02.
 
  6. Савиново бүлеге (элеккеге Яңа Савин районы эчке эшләр бүлеге): Әмирхан ур., 71а, җит.: Гәрәев Эдуард Авангардович, дежур тел.: 520-10-41, 291-42-12.

 7. Гагарин бүлеге (элеккеге «Воровский» милиция бүлеге): Гагарин ур., 79б,  җит.: Шаврин Дмитрий Владимирович, дежур тел.: 545-01-41.

8. Эсперанто бүлеге (элеккеге Идел буе районы эчке эшләр бүлеге): Эсперанто ур., 37,  җит.: Саматошенков Валерий Григорьевич, дежур тел.: 291-49-02, 291-49-03.

9. «Дальний» бүлеге: Сафиуллин ур., 17а, җит.: Әхмәтҗанов Илгиз Хәмзиевич, дежур тел.: 268-28-60.

10. «Промышленный» бүлеге: Авангардная ур., 187, җит.: Минҗанов Рөстәм Гарифович, дежур тел.: 533-16-05.
 
11. Камай бүлеге: Камай ур., 15, җит.: Маннапов Айрат Хәйдәрович, дежур тел.: 229-38-12.

12. Гвардия бүлеге (элеккеге Совет районы эчке эшләр бүлеге): П.Лумумба ур., 52, җит.: Гарипов Дамир Фатыйхович, дежур тел.: 291-28-88.
 
13. «Азино-2» бүлеге: Фучик ур., 117а, җит.: Баһавиев Рәдиф Җәүдәтович, 262-01-38, 263-88-00.
 
14. Дәрвишләр бүлеге: Липатов ур., 3а, җит.: Газизуллин Радиф Галимуллович, дежур тел.: 234-24-88.

15. Танкодром бүлеге: Курчатов ур., 7а, җит.: Мөхәммәтҗанов Азат Мөхәммәтвилданович, дежур тел.: 298-38-11.

16. Ямашев бүлеге: Ямашев просп., 63а, җит.: Шиһапов Надир Мансурович (тел. әлегә билгеләнмәгән).

Җәмәгать тәртибен саклый торган опорный пунктларның адрес һәм телефоннары да элеккегечә кала. Моннан тыш, Казан шәһәре эчендәге юлларда булган транспорт һәлакәтләре хакында, кайсы урында булуына карамастан, Казан буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге дежур часте телефоны буенча хәбәр итәргә була: 533-38-12.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100