Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан милициясе бәйрәмдә исерткечне артык кулланган затларга «йомшаграк» карашта булачак
Казан милиция гарнизоны башлыгы Алексей Селивановский шулай дип вәгъдәли
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанда булган 87 чыршы комплексы милиция хезмәткәрләренең даими контроленда тора. 31 декабрь көнне сәгать кичке 4тән алып 1 гыйнвар иртәнге 7гә кадәр җәмәгать тәртибе сагындагылар көчәйтелгән режимда эшли. Барлыгы 350 милиция хезмәткәре һәм хәрби частьтан 200ләп хәрби шушы эшкә җәлеп ителә.
Бүген Казан милиция гарнизоны җитәкчесе Алексей Селивановский шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә ясаган кыска гына хисабында әнә шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, бәйрәмдә исерткечне артык кулланган затларга «йомшаграк» карашта булачак, ягъни өшү, туңу куркынычы булган очракта гына алар айныткычка китереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз