news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Җәмигъ мәчетен проектлауда Төркиядәге дини комплекс тәҗрибәсе кулланылачак

ТР Президенты Истанбулда 63 мең кешене сыйдыра торган дөньядагы иң зур мәчеттә булды.

Казан Җәмигъ мәчетен проектлауда Төркиядәге дини комплекс тәҗрибәсе кулланылачак
tatarstan.ru

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Казан Җәмигъ мәчетен проектлаганда Истанбулдагы Чамлыджа дини комплексын төзү тәҗрибәсе кулланылырга мөмкин. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Президент тәҗрибә үзләштерү максатыннан дөньядагы иң зур мәчет белән танышып чыгарга карар кылды. Әлеге тәҗрибә Казан Җәмигъ мәчетен төзегәндә файдалы булырга мөмкин», - диде Галимова. Ул искәртеп үткәнчә, биредә сүз архитектура алымнарын күчереп алу турында түгел, ә нәкъ менә мәчет төзү тәҗрибәсен куллану хакында бара.

Дөньядагы иң зур Чамлыджа дини комплексы 2019 елның 7 мартында ачылды. Ул берьюлы 63 мең кешене сыйдыра. Мәчеттә намаз укучылар өчен биш ишегалды, китапханә, конференцияләр залы һәм автомобиль парковкасы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot