news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан меценатына Татарстан мөфтиенең Рәхмәт хаты тапшырылды

Дамир хаҗи ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә урнашкан тарихи мәчетне төзекләндерүгә шактый ярдәм күрсәтә

(Казан, 26 октябрь, “Татар–информ”). Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Әлеге хатны Казан меценаты Дамир Габдуллин алды.
Дамир хаҗи әлеге мәдрәсә урнашкан тарихи мәчетне төзекләндерүгә шактый ярдәм күрсәтә.
Рәхмәт хатын меценатка студентлар һәм мөгаллимнәр алдында мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин тапшырды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot