news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан метросының өч станциясендә юл йөрү бәясен QR-код аша түләү системасы кертелде

Казан метросында сынау режимында юл йөрү бәясен QR-код аша түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Хәзерге вакытта әлеге хезмәт «Әмәт», «Төньяк вокзал» һәм «Авиатөзелеш» станцияләрендә гамәлдә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, станцияләрдә касса залына кереп, махсус терминалны табарга һәм QR-кодлы билет сатып алырга кирәк. Алга таба аны турникеттагы сканерлы экранга якын китерү дә җитә.

Юл йөрү бәясен транспорт яки банк картасы (шул исәптән «Мир» картасы), электрон жетоннар, шулай ук биометрия – турникетларда тиз түләүләр системасы аша «караш» белән түләргә мөмкин.

Тиздән QR-кодлар аша юл йөрү бәясен түләү башкала метрополитенының барлык станцияләрендә дә гамәлгә керәчәк. Әлеге проектны тормышка ашыру жетоннардан баш тартырга мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot