news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан метросының икенче тармагын төзүгә тагын 1 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән

Казанда метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын төзүгә тагын 995,3 млн сум акча бүлеп бирелә. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында басылып чыкты.

Документлардан рәсми формулировка буенча, акчаны Казанда метрополитенның икенче линиясенең беренче - «Фучик» метро станциясеннән «Сахаров» метро станциясенә кадәрге участогы өчен бүлеп бирәләр. Эшләр исемлегендә «Академик Сахаров урамы» станциясеннән «ТАССРның 100 еллыгы» станциясенә кадәр уң һәм сул тоннельләрне казу күрсәтелгән. Шулай ук башка хезмәт күрсәтү процесслары да бар.

«Фучик» станциясендә котлован казырга, ә «Сахаров» станциясендә 2нче вестибюльнең тимер-бетон конструкцияләрен урнаштырырга кирәк. Барлык эшләр быелның 1 декабренә тәмамланырга тиеш.

Элегрәк «Татар-Информ» Казан метросының яңа станцияләре тышкы яктан нинди булачагын хәбәр иткән иде. Концепция буенча, «Академический», «Зилант» һәм «Тулпар» станцияләрен бизәүдә металл өстенлек итәчәк, әмма һәр тукталыш үзенчә уникаль булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100