news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан метросының икенче линиясен төзүгә тагын 1 млрд сумга якын акча юнәлдерергә телиләр

Казан метросының икенче линиясе беренче участогын («Юлиус Фучик урамы» метро станциясеннән алып «Академик Сахаров урамы» метро станциясенә кадәр) төзү өчен 932,2 миллион сумнан артык акча сарыф итү күздә тотыла. Дәүләт сатып алулары порталында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

Тендер документларыннан күренгәнчә, биредә «Академик Сахаров урамы» метро станциясендә баскычлар төзү һәм әлеге станциядән «ТАССРның 100 еллыгы» станциясенә кадәрге аралыкта 340 метр озынлыгында сул як тоннельне казу хакында сүз бара.

Эшләрнең заказчысы – Татарстан Республикасы Баш төзелеш идарәсе. Заявкалар кабул итү 4 августта төгәлләнә, 8 августта аукционга нәтиҗә ясалачак. Подрядчы агымдагы елның 12 декабренә кадәр эшләрне тулысынча башкарырга тиеш.

Июль башында дәүләт сатып алулары сайтында Казан метросының икенче линиясе беренче участогын төзүгә 943,7 миллион сумлык икенче бер тендер урнаштырылган иде. Аның документларында югарыда аталган аралыкта 100 метр озынлыгында уң һәм сул якта тоннельләр казу, шулай ук «Академик Сахаров урамы» метро станциясендә вестибюльләр төзү хакында сүз бара.

Казан метросының икенче линиясе беренче участогының озынлыгы 5,75 километр тәшкил итәчәк. Ул дүрт станциядән («Юлиус Фучик урамы», «10нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академик Сахаров урамы») торачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot