news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан метросының икенче линиясен 2030 елга кадәр эшләтеп җибәрәчәкләр

Казанда метроның икенче линиясенең беренче чиратын 2030 елга кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу хакта журналистларга Казан метрополитенының 20 еллыгына багышланган тантаналы чарада «Метроэлектротранс» генераль директоры Айдар Абдулхаков хәбәр итте.

«Бүгенге көндә файдалануга тапшыруның якынча сроклары – 2030 ел, әмма бу хакта сөйләү шактый кыен, чөнки барысы да финанслауга һәм бюджет мөмкинлекләренә бәйле», - диде ул.

Искәртик, Казан метрополитенының икенче тармагының беренче участогы дүрт станцияне үз эченә ала.

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов яңа метро станцияләренең 2027 елда ачылуы мөмкинлеген кире какмады.

«Бүген метро үсеш кичерә. Казу эшләре бара. Мөгаен, 2027 елда без өстәмә станцияләрне эшләтеп җибәрү ноктасына килербез. Аны бөтен шәһәр көтә, республика халкы көтә», - диде ул.

Казан метрополитенын 1997 елда төзи башладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot