Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан метросының икенче линиясе беренче участогына тагын 1,9 миллиард сум бүлеп биреләчәк
Казан метрополитенының икенче линиясе беренче участогын төзүгә тагын 1,9 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Дәүләт сатып алулары порталында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.
Тендер документларыннан күренгәнчә, подрядчыга «ТАССРның 100 еллыгы» (элеккеге «Фучик») станциясеннән «Академия» («10нчы микрорайон») станциясенә кадәр туннель казырга, «ТАССРның 100 еллыгы» станциясендә – ике, «Тулпар» («Академик Сахаров») станциясендә бер баскыч ясарга, «Тулпар» станциясендә икенче вестибюль төзергә, «ТАССРның 100 еллыгы» станциясендә нигез чокырына субайлар кагырга, шулай ук башка эшләр башкарырга кирәк булачак.
Эшләрнең заказчысы - «Татарстан Республикасы баш төзелеш идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе.
Кирәкле акчалар республика бюджетыннан бүленәчәк. Гаризалар кабул итү 19 майда төгәлләнә, ә башкаручыны 21 майда билгеләячәкләр. Подрядчы эшләрне агымдагы елның 1 декабренә төгәлләргә тиеш.
Казан метрополитенының икенче линиясе шәһәрнең Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак. 5,37 чакрым озынлыктагы беренче участок дүрт станцияне үз эченә ала: «ТАССРның 100 еллыгы» (Фучик урамы), «Академия» (Фучик һәм Завойский урамнары чаты), «Зилант» (Фучик һәм Ломжа урамнары чаты), «Тулпар» (Җиңү проспекты һәм Сахаров урамы чаты).
Икенче линиянең беренче участогын төзү проекты быел гыйнвар аенда Россия Баш дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алды. Киләчәктә Казан метрополитенының икенче линиясен төзүне көньякка — Универсиада авылы, Республика клиник хастаханәсе һәм Тынычлык бистәсенә таба дәвам итәргә ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз