news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан метросының «Кремль» станциясендә ремонт эшләре төгәлләнгән

Метро станциясендә диварларны, түшәмне яңартканнар.

Казан метросының «Кремль» станциясендә ремонт эшләре төгәлләнгән
Метроэлектротранс матбугат хезмәте

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Казан метросының «Кремль» станциясендә косметик ремонт эшләнгән, дип хәбәр итә Метроэлектротранс матбугат хезмәте.

Белгечләр берничә төр эшләр башкарган. Түшәмне һәм диварларны иске штукатуркадан чистартканнар, җәяүлеләр йөри торган юлларны һәм вестибюльләрне яңартканнар, диварларны, түшәмне һәм платформадагы манараларны яңадан буяганнар.

Муниципаль унитар предприятиедә хәбәр иткәнчә, ремонт метро пассажирларының уңайлылыгын һәм иминлеген тәэмин итү өчен эшләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot