news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан метросының икенче линиясендәге беренче станцияләр 2023 елда ачылачак

Метрополитенның икенче линиясендәге беренче участокта дүрт станция була.

Казан метросының икенче линиясендәге беренче станцияләр 2023 елда ачылачак
архив

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Казан метросының икенче линиясендәге беренче участок 2023 елда эшли башлар дип көтелә. Шәһәр мэриясенең документлар җыентыгында шул хактагы мәгълүмат урнаштырылган.

«Казан метрополитенының икенче линиясендәге беренче участокны төзү һәм файдалануга тапшыруның якынча срогы – 2023 ел», - диелә документта.

Метроның икенче линиясендәге беренче участокның озынлыгы 4,7 километрдан артык тәшкил итә. Әлеге участок өч тоннельдән, тоннель янындагы корылмалардан һәм дүрт станциядән («Юлиус Фучик урамы», «10нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы», «Академик Сахаров урамы») торачак.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Казанның яңа генераль планы проекты метроның 26 яңа станциясен төзүне күздә тота. Станцияләр шул исәптән Арча зираты янында, Себер трактында һәм Казан-1 тимер юл вокзалы тирәсендә сафка басарга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100